Аналитик мәкаләләр

Коръән уку әдәбе

“Коръәнне үзегезнең тавышыгыз белән бизәгез”.

1. Коръән укучы кешенең тәһарәтле булуы лазем. Киеме дә чиста булу тиешле, шулай ук мисвәк (теш чистарту өчен үзенә бер төр агачтан ясалган таякчык) һәм хушбуйлар (ислемайлар) куллану яхшы. Галидән (р. г.) тапшырыла, Пәйгамбәребез (с. г. в.) болай дигән:

و عن علي رضي الله عنه قال: قال رسول الله صلي الله عليه و سلّم: اِنَّ اَفْوَاهَكُمْ طُرُقٌ لِلْقُرْاَنِفَطَيِّبُوهَا بِالسِّوَاكِ
 

“Хакыйкатьтә, сезнең авызларыгыз – Коръән юллары, шуңа күрә аны (авызыгызны) мисвәк белән чистартыгыз”.

“Ислам дине – безнең тормыш формуласы”

“Дөньяви җәмгыятьтә яшәп, ничек Ислам кагыйдәләрен төгәл үтәргә? Күпләр Ислам диненә ни өчен тартыла? Бүгенге вәзгыятьтә ни сәбәпле Исламга карата тискәре фикерләр еш яңгырый?" Башкалабызның Әл-Мәрҗәни Җәмигъ мәчете каршында 2003 елдан бирле эшләп килүче Казан Ислам көллияте шәкертләре Фәрит Сәмигуллин һәм Наил Мамадалиев, аларның сабакташларының бүген әнә шул сорауларга анык җаваплары бар. “Мин үзем Лаеш районының Нармонка авылыннан, Казан федераль университетының физика-математика факультетын тәмамладым. Бүген исә мин Казан Ислам көллиятенең 1 курс студенты.

Бөеклеккә юл

Мәшһүр татар галиме, тарихчы, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗани. Бөеклек, даһилык аның гомерлек юлдашы. Әмма Мәрҗани чын күңеленнән дингә бирелгән шәхес буларак, Аллаһы Тәгаләнең генә бөек булуына инанган. Ә аныңча кеше – тормыш елгасында агып баручы бары тик салам бөртеге генә...

Шиһабетдин – әти-әнисенең беренче баласы. Ул шат күңелле, шук малай булып үсә. Әмма аңа биш яшь тул­ганда әнисе үлә. Билгеле, бу фаҗига малайга тәэсир итми калмый. Үзе исә әнисенең үлеме аңа бик иртә мөстәкыйль булырга ярдәм итте дип саный.

Җәлил хәзрәт Фазлыев: Яшьләргә юл бирергә кирәк

- Җәлил хәзрәт, бик күп әйтүчеләр бар: «Менә без балаларны тәрбияләүдә нинди генә тырышлыклар куйсак та, күпме генә акча сарыф итсәк тә, ник соң, ахыр чиктә нәтиҗәсе бик аз була» — дип әйтәләр. Ә чынлыкта, ник алай соң ул?