Мәрҗәни мәчете: тарих һәм хәзерге заман

Мәгълүм булганча, 1552 елда Казан ханлыгы рус хакимияте тарафыннан яулап алына. Татар халкының гасырлар буена тупланган матди һәм мәдәни байлыгының күпчелеге илбасарлар тарафыннан талана, юк ителә. Мәчет-мәдрәсәләр, китапханәләр яндырыла, җимерелә. Татар халкының теле, гореф-гадәте, дине кысыла, төрлечә эзәрлекләнә. Көчләп чукындыру, руслаштыру башлана. Чиркәүләр, монастырьләр төзелә. Халыкка зур салым-налоглар салына. Әмма халкыбыз нинди зур авырлыклар, кыенлыклар күрсә дә, үзенең телен, гореф-гадәтен, динен сакларга тырыша. Рус хакимияте рөхсәт бирмәсә дә, халкыбыз мәчетләр, мәдрәсәләр төзи.

XVIII йөздә руслаштыру, чукындыру сәясәте тагын да көчәеп китә. Төзелгән мәчет-мәдрәсәләр янәдән җимерелә. Бары 1742-1744 елларда гына да Казан тирәсендәге 536 мәчетнең 418 е юк ителә.

1762-1796 елларда Рәсәй белән императрица Екатерина II идарә итә. Нәкъ менә ул идарә иткән елларда татар мөселманнарына карата көчләп чукындыру һәм руслаштыру сәясәте бераз йомшартыла. Екатерина II мөселман дөньясына карата битарафлык күрсәтү сәясәте файдасыз һәм хәтта зарарлы булуын аңлый. Рәсәйдә яшәүче мөселман халкының милли һәм дини ихтияҗлары исәпкә алына башлый.

Екатерина II 1766 елда Идел буйлап сәяхәт кыла һәм Казанга да килә. Биредә ул Казан мөселманнары белән очраша, аларның үтенечләрен тыңлый. Екатерина II Петербургка кайткач, Казанда, татар бистәсендә таш мәчет төзергә рөхсәт бирелүе турында Указ чыгара. 

1767 елда татар бистәсендә Казан ханлыгы яулап алынганнан соң, беренче таш мәчет төзелә башлый. Мәчет төзелешенә 62 кеше 5000 сум җыя. 1770 елда мәчет төзелеп бетә. Мәчет төзелешен башлап җибәрүчеләрнең берсе һәм аның беренче имамы Әбүбәкер бин Ибраһим булган. Әбүбәкер хәзрәт үз заманасының танылган дин эшлеклесе һәм Ырынбур Диния нәзарәтенең казые булган. 1793 елда Әбүбәкер бин Ибраһимның үлеменнән соң, мәчетнең икенче имамы итеп, күренекле дин галиме Ибраһим Хуҗаш (1825 елда үлгән) сайлана. Ул Кавказдагы Гали әш-Ширвани мәдрәсәсендә гыйлем алган. Тарихи чыганакларда Ибраһим хәзрәт бик тәкъвалы һәм ихласлы булган дип әйтелә. Ибраһим хәзрәт Ислам дине турында берничә китап язып калдырган. 1825-1848 елларда беренче таш мәчетендә имам вазыйфаларын муллалар - Мостафа Хафиз һәм Сәгыйть Хәмидов башкарган. Алардан соң 1850 елдан башлап 1889 елларга кадәр мәчетнең имамы, мәшһүр дин галиме, тарихчы, фикер иясе, хөрмәтле остаз Шиһабеддин хәзрәт Мәрҗәни булган. Мәчет аның исеме белән аталган. Шиһабеддин Баһаветдин углы 1818 елның 16 гыйнварында хәзерге Әтнә районы Ябынчы авылында рухани гаиләсендә дөньяга килә. Аның бабалары – Мәрҗән авылы кешеләре. Мәрҗәни кушаматы шуңа мөнәсәбәттә алына. Шиһабеддиннең әби-бабалары укымышлы, билгеле кешеләр була. Башлангыч гыйлемне Шиһабеддин Ташкичү авылындагы әтисенең мәдрәсәсендә ала. 1838-1849 елларда Бохара һәм Сәмәрканд мәдрәсәләрендә укып, күп төрле чыганаклар, китаплар белән таныша. 1849 елда туган якларына әйләнеп кайта, Казанның беренче мәчетендә имам булып тора һәм аның янындагы мәдрәсәдә дәресләр бирә. Шиһабеддин хәзрәт мәдрәсәдәге уку-укыту процессын реформалаштыра, программага дөньяви фәннәр кертә. Әлеге мәдрәсә 1871 елда төзелгән була. Бу мәдрәсәдә галимнәр Габдулла Апанаев, Кәшшаф Тәрҗемәни, Морад Рәмзи укыганнар. Хәзерге вакытта Мәрҗәни мәдрәсәсе бинасында Казан ислам көллияте урнашкан. 

Озак вакыт беренче таш мәчете Юнысов мәчете дип аталды, чөнки мәчет сәүдәгәр Ибраһим Гобәйдулла улы Юнусов акчасына каралган иде. 1861 елда Ибраһим Юнусов мәчет тирәли агач койма урынына таш койма салдырта, мәчет бинасының төньяк ягына баскыч белән бергә тагын бер бина кушып салдырта. 1863 елда миһрабны киңәйтә һәм зурайта. 20 елдан соң, 1885 елда икенче сәүдәгәр Зәйнулла Госманов мәчетнең манарасын үзгәртеп төзетә. 

Мәрҗәни мәчетенең мөхтәрәм имамы Шиһабеддин хәзрәт – гаять тирән белемләргә ия булган. Ул, татар, төрки телләреннән тыш, гарәп, фарсы телләрен камил белә. Күп кенә хезмәтләрен гарәпчә яза. Мәрҗәнинең 30дан артык хезмәт язуы мәгълүм. Аның хезмәтләренең яртысы диярлек дини фәннәргә (гакыйдә, фикх, әхляк, Коръән фәннәре), калганнары тарихка, әдәбиятка һәм телгә багышланган. Шул әсәрләрнең кайберләре хәзерге татар һәм рус телләренә тәрҗемә ителгән.

1867 елда Ырынбур Диния нәзарәте Шиһабеддин хәзрәтне ахун һәм мөхтәсиб итеп билгели. Шиһабеддин Мәрҗәни 1889 елның 15 апрелендә 71 яшендә Казанда вафат була. Кабере – Яңа бистә зиратында. Шиһабеддин хәзрәттән соң, мәхәллә башлыгы итеп аның улы Мөхәммәтборһанетдин хәзрәт Мәрҗәни сайлана. Мөхәммәтборһанетдин хәзрәт авыру аркасында үзенең мәхәллә эшләрен җиренә җиткереп башкара алмый иде. 1899 елда халык аңа яшь ахун Сафиулла Габдуллинны ярдәмче итеп сайлый. Сафиулла хәзрәт кыска гына вакыт эчендә мәхәлләдә тәртип урнаштыра. Революциягә кадәр 1917 елның 6 июлендә беренче таш мәчетенең соңгы имам-хатыйбы итеп Шиһабеддин хәзрәт Мәрҗәнинең оныгы – Габделхәмид Мөхәммәтборһанетдин улы Мәрҗәни сайлана (1886 елда туган).

Мәрҗәни мәчете элек-электән татар бистәсенең генә түгел, Казанның да рухи үзәге булган. Бу мәчет хәтта совет чорында да ябылмаган. Атеизм дәверендә дә Мәрҗәни мәчетенең имамнары төпле шәригать белеменә ия булганнар. Алар халыкны армый-талмый хаклык белән таныштырганнар. Шундый хәзрәтләрнең берсе Габделхәбир хәзрәт Яруллин. Ул 1967 елдан алып 1994 елга кадәр Мәрҗәни мәчетенең беренче имам-хатыйбы вазыйфасын үтәгән. 

Бүгенге көндә Мәрҗәни мәчетендә Казан мөхтәсибәте урнашкан. Казан шәһәренең имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов тырышлыгы һәм дәүләт тарафыннан күрсәтелгән ярдәм белән 2004-2007 нче елларда Мәрҗәни мәчете тулысынча төзекләндерелде. 2007 нче елга кадәр хатын-кызлар гыйбадәтне мәчетнең аскы катында (подвалында) кылсалар, хәзер исә хатын-кызлар өчен махсус бина төзелде. Шулай ук, конференцияләр, җыелышлар һәм башка төрле чаралар уздыру өчен зур конференц-зал булдырылды. Мәрҗәни мәчетендә Тәлгат хәзрәт Таҗетдин, Равил хәзрәт Гайнетдин, Госман хәзрәт Исхаков кебек күренекле дин әһелләре имамлык вазыйфаларын башкарганнар.

Мәрҗәни мәчетенең хәзерге имамнары Шиһабеддин хәзрәт Мәрҗәнинең юлын дәвам итеп, халыкка Аллаһ кануннарын җиткерәләр, Ислам әдәбе һәм әхлагы белән таныштыралар.