Мәрҗәни мәчетенең бүгенге эшчәнлеге

Башкалабызның иң борынгы мәчетләренең берсе булган әлеге Аллаһ йортында бүгенге көндә дә Ислам динен киң тарату буенча эш төрле юнәлешләрдә алып барыла. Мәчет – тулы бер комплексны эченә ала. Аның карамагындагы барлык оешма һәм хезмәтләрнең төп максаты – мөселман халкы өчен дин юлында зарур булган эшләрнең асылын аңлату, ярдәм итү. Мәчеттә биш вакыт намаз, һәр җомга саен вәгазь һәм җомга намазы, бәйрәм намазлары, яңа туган сабыйларга исем кушу, гаилә коручыларга никах үткәрелә, мәрхүмнәрне соңгы юлга озатуда шәригать кушкан барлык кирәкле ярдәм күрсәтелә, аларны искә алу буенча Коръән ашлары оештырыла. Моннан тыш мәчеттә төрле мәдәни чаралар, конкурслар, кызыклы шәхесләр, дин белгечләре белән очрашулар да зур игътибарга лаек.

Әл-Мәрҗәни мәчете биләмәсендә ел саен Бөтенроссия ислам китап күргәзмәсе дә иң актуаль чараларның берсенә әверелде. Рамазан ае дәвамында мәчет, хәйриячеләр ярдәме белән Ифтар ашлары оештыра, Корбан бәйрәмендә корбан чалу, мөселманнарны корбанлык маллар белән тәэмин итү эшләре башкарыла.

Алга таба Казанның Вознесение бистәсендә “Иркен” мөселман комплексы тулы көченә эшчәнлеген җәелдерәчәк. Биредә мәчет, мәдрәсә-интернат һәм балалар бакчасы эшли башлаячак. Мәчет карамагындагы фотостудиядә исә мөселманнар соравы буенча төрле чараларны фото һәм видеога төшерү һәм аларны тиешле дәрәҗәдә эшкәртеп бирү мөмкинлеге дә бар.