Яңалыклар

“Иң хәерлесе – киемне мохтаҗларга бирү”

Интернетта: “Сорап килүчеләр саны арту сәбәпле, Мәрҗани мәчете киелгән кием-салым һәм кулланышта булган җиһазлар кабул итү эшен яңарта”, -  дигән игъланны күреп, гаҗәпкә калдым. Ник дигәндә, хәзер сәдака бирим дисәң дә чын мохтаҗ кеше табып булмый кебек бит. Күптән киелмичә шкаф тутырып ятучы “өс-башларын”, иске саналган җиһазларын чүплеккә чыгарып ташлаучылар арта барган заманда җиде-яттан калганны кияргә, кемдер кирәксенмәгән иске өстәл-киштәләрдән файдаланырга теләүчеләр дә бар микәнни дип аптырадым.

– Мәчеттә эшли башлаганчы мин дә шулай уйлый идем, – диде миңа Казандагы Мәрҗани мәчете имамы, Казан ислам көллияте мөгаллиме Әнсар хәзрәт Мифтяхов. – Әмма мохтаҗлар күп икән ул. Шәһәр үзәгендәге, бөтен кеше белгән борынгы мәчет булгангадыр инде, төрле сәбәпләр аркасында мохтаҗлык кичерүче кешеләр ярдәм сорап безнең мәчеткә  - Мәрҗанигә килеп керәләр. Биш-алты ел элек без шундый мохтаҗларны кайгырта башладык. Мәчетебезгә киелгән кием-салым, иске җиһаз кабул итү турында игълан язып элдек, бу хакта җомгага килүчеләргә дә җиткердек. Шуннан халык үзеннән арткан әйберне китерә торды, мохтаҗлар алып китә торды. Әйберләр урнашып бетте диярлек, ә сорап килүчеләр һаман күп. Шуңа быел бу игелекле эшне кабаттан яңартып җибәрергә уйладык.       

– Кемнәр соң алар мохтаҗлар?

– Йорт-җирләре янган кешеләр, качаклар, аз керемлеләр, ялгыз яки бала белән декретта утыручы аналар,  пенсионерлар, төрле сәбәп белән авыр хәлдә калучылар, мәсәлән, якыннары үлеп китү сәбәпле, ялгыз калып тормышны алып бара алмаучылар, инвалидлар...

– Нәрсәләр кабул итәсез?

– Балалар һәм олылар киемнәре, йорт җиһазлары: өстәл, урындык, диван, карават, шкаф; көнкүреш кирәк-ярагы. Ярма, токмач, чәй кебек, озак сакланучы, бозылмый торган ризыклар да тиз урнашып бетә.

– Савыт-саба да китерәләрме?

– Аларны да алучылар табылыр иде, әмма әлегә китерүчеләр юк. Кием-салымнан тыш балалар уенчыклары китерәләр. Үтүк, телевизор, микродулкынлы мичләр... Кайберәүләр миндә алар бик күп дип, китаплар күтәреп килә. Дини китаплар булса, кайдадыр кадерсезләнеп аунап йөрмәсеннәр дип, алып җыеп куябыз. Кемгә дә булса кирәге чыгар дип, төргәге белән төзелеш эшендә киелүче перчаткалар китереп китүчеләр дә булды. 

– Бирүчеләр кемнәр дә, алучылар кемнәр?

– Бирүчеләр дә, алучылар да Казанда һәм аңа якын авылларда яшәүчеләр. Әйберләрне күбесенчә үзләре мохтаҗлык-юклык күреп үскән олы апалар алып килә. “Балалар үсте, оныклар да зур инде, хәзер кечерәйгән киемнәрне чыгарып атарга җыеналар, әрәм булмасын иде”, – диләр. Алучылар да нигездә хатын-кызлар. Балаларына, ирләренә кием сайлап алып китәләр. Ирләр табигатьләре белән оялчанрак халык бит, алай кием юллап йөрергә яхшысынмыйлар. Берничә тапкыр килүчеләр дә бар. Кайберсе бездән алып киткән кием белән килә, аңлашыла инде: бүтән киеме юк. “Алмашка тагын бер-ике кием алыгыз”, – дибез.

Киемнәрне мәчеттә бер почмакка җыеп барабыз. Ә җиһазлар өчен подвалда коры, җылы урын әзерләдек. Мәчетнең автобусы, йөк машинасы бар. Үзләре китереп бирә алмаган кешеләрнең өйләренә барып алабыз. Әле берәү: “Фатир сатып алдым, элекке хуҗа бөтен җиһазын калдырып китте, ә миңа алар кирәкми, кибеттән үзем теләгәнне, яңаны алып куясым килә”, – дигәч, барлык җиһазын барып алып кайттык. Хәзер хәлле кешеләр стенкаларны кирәксенмиләр яки йомшак диваннарын, кухня шкафларын яңага алыштыручылар безгә мөрәҗәгать итәләр.      

Безнең мәчет тирәсендә мөселман балалары өчен ике бакча бар. Күп балалы бер гаиләдән килеп: “Ике катлы карават китерүче юкмы?” - дип кызыксынганнар иде. Без шул балалар бакчаларына игълан язып элдек. Бер гаиләдә шундый карават бар булып чыкты, алардан алып, мохтаҗ гаиләгә бирдек.

Кайбер өлкәннәр: “Пенсиям аз, кием алу түгел, квартплата да түли алмыйм”, – дип киләләр. “Читтән кайттык, йорт сатып алу мөмкинлегебез юк, сарайда гына торабыз, теләсә-нинди җиһазны рәхмәт әйтеп алыр идек”, – дип киләләр. Аннан: “Телевизордан күргәнсездер инде, бик зур янгын чыкты дип күрсәттеләр, безнең йорт иде ул”, – дип килеп керүчеләр бар. Былтырмы, өченче ел микән, Мирный поселогында янгын чыгып, әниләре һәм балалары янып беткән, йорт хуҗасы исән калып, авыр хәлдә сырхауханәгә озатылган иде. Шул иргә барлык поселок халкы, шул исәптән без дә акчалата да, кием-салым, җиһазлар белән дә ярдәм иттек. Кешенең безгә килеп, кайгысын уртаклашуы, эч серен бушатуы, аңа безнең җылы сүз белән ярдәм итүебез дә сәдака бит. Бик авыр язмышлы кешеләр бар. “Әти белән әни мине урамга куып чыгарды, хәзер туганнарда яшим, кием бирегез әле”, – дип килүчеләр бар.

Яки, киресенчә, балаларым куып чыгарды, хәсрәтемне кешегә сөйләп йөри алмыйм, сездән ярдәм сорыйм дип үтенеп килгән әтиләр яки әниләр бар. Андый хәсрәтләрдән бүтәннәрне Алла сакласын!

Бервакыт Арча районындагы Картлар йортында тәрбияләнүче өлкәннәр өчен халыктан кием җыйдык. Мохтаҗларга хәлкадәренчә ярдәм итәргә тырышабыз инде, Аллаһ разый булсын иде.  

– Сезгә үзбәкләр, таҗиклар да киләме, әллә татарлар гынамы?

– Әйе, төрле милләт мөселманнары килә. Дөрес, бервакыт православ динендәге егеткә дә ярдәм иттек. Казанга эш белән килгән икән. “Көннәр суытып җибәрде, җылы чакта килгән идем, инде кайтырга җылы киемнәрем юк”, - диде. Киемнәр арасыннан үзенә кирәкне сайлап алырга куштык.

– Яңа киемнәр дә китерәләрме? Иске дигәннәре чиста булсын дигән таләп куясызмы?

– Әйе, яңаларын да китерәләр. Әмма без яңа киемнәрнең ярлыкларын алырга кушабыз. Йә монда яңа киемнәр җыеп, сатып яталар икән дигән сүзе чыгар, Алла сакласын. Ә киелгән киемнәр чиста булсын дигән таләп куймыйбыз, монысы халыкның үз намусында инде. Шулай да шакшы, тишек яки ямаулы кием китерүчеләр юк, пөхтәләп төреп, чиста пакетларга салып, ару-пакъ хәлдә алып киләләр. Балалар күлмәк-чалбарларыннан алып, зурлар өчен куртка-пәлтә-туннарга кадәр ташып торалар. Үзем бәйлим дип йон бияләйләр, оекбашлар алып килүче апалар да бар. Көз көне шәһәр һәм Казан янындагы авылларда яшәүчеләр үзләре үстергән яшелчәдән өлеш чыгаралар. Кайсы: “Малымның гошере, зәкате булсын”, - дип алып килә. Мохтаҗларга ярдәм йөзеннән кем нәрсә алып килгәнен язып барабыз. “Кеше белсен дип түгел, Аллаһ ризалыгы өчен йөрим”, - дип, күбесе исемен яздырмый. Мәчеттә билгеләнгән махсус хәзрәт бар, ул ярдәм китерүчеләрнең һәрберсен каршысына утыртып, китергән сәдакаларыгызның әҗер-савабы булсын дип, Коръән укып, дога кыла.    

Әнсар хәзрәт, аунап йөрмәсен, шкаф тутырып тормасын дип кирәксезгә чыккан киемнәрен яндыручылар бар. Ярый торган эшме бу?

– Юк. Әгәр барыбыз да хәлле тормышта яшәсәк, арабызда мохтаҗ, фәкыйрьләр булмаса, шулай итәргә дә ярар иде, бәлки. Әмма фәкыйрьләр, чын мохтаҗ кешеләр күп. Кемгәдер кирәк була торып, әйбер яндыру мантыйкка сыешлы гамәл түгел. Артык киемне, чүпрәк-чапракны, һичьюгы, көнкүрештә кулланырга: өй җыештыру өчен тотарга була. Ә иң хәерлесе - мохтаҗларга биреп, бары белән бүлешеп, кешегә ярдәм итү, аны шатландыру. Пәйгамбәребезнең: “Һәр исраф - харам”, - дигән хәдисе бар. Киеме була торып, өсте-өстенә күлмәк, чалбар, тун алучылар да исраф итүчеләрдән саналалар.

 

Хөрмәтле укучыларыбыз, өегездә артык җиһаз, кием-салым, савыт-саба, көнкүреш техникасы бар икән, Мәҗани мәчетенә (Каюм Насыйри урамы, 17 нче йорт) китерә аласыз. Китереп бирү мөмкинлегегез юк икән, зур әйберләрне өгегездән килеп алырлар. Мөрәҗәгать итү өчен Әнсар хәзрәтнең телефон номеры: 8927 249 16 31

Назилә САФИУЛЛИНА

“Татарстан яшьләре” газетасы

 

Татарстан Президенты кече хаҗ – гомрә кылды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанына эшлекле сәфәре вакытында кече хаҗ  – гомрә кылды. Республикабыз башлыгы социаль челтәрләрдәге үзенең рәсми аккаунтларында изге Мәккә шәһәреннән фото һәм видео куйган иде.

Татарстан Президентына Согуд Гәрабстаны җитәкчелеге тарафыннан зур хөрмәт күрсәтелде, чөнки Кәгъбәнең эченә керү хокукына патшаның дәрәҗәле кунаклары гына ия булалар. Рөстәм Миңнеханов хәҗәре әсвәд – “кара таш”ка орынып хаҗ йолаларының берсе – “кара таш”ны үбеп догалар укыды.

Татарстан Президенты белән бергәТатарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да гомрә кылды. 

«Балалар» үзәге сабыйларны түгәрәкләргә чакыра

Әл-Мәрҗани җәмигъ мәчете каршысында эшләп килүче "Балалар" үзәге 3-7 яшьтәге сабыйларны каратэ (малайлар өчен), гимнастика (кызлар өчен), кытай телен өйрәнү түгәрәкләренә чакыра. Шулай ук үзәктә махсус логопед белән шөгыльләнергә дә мөмкинчелекләр бар.

"Балалар" үзәгендә 3-10 яшьтәге балалар өчен (малайлар һәм кызлар өчен аерым) Коръән уку һәм Ислам нигезләре дәресләре дә оештырыла.

Безнең адрес: Казан шәһәре, К.Насыйри урамы, 17 йорт. "Балалар" сабыйлар үзәге

Тулырак мәгълүматны 89046656159 телефон номерына шалтыратып белә аласыз.

 

“Әл-Мәрҗани” мәчетендә Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте имамнарының утырышы узды

Бүген Казан шәһәренең “Әл-Мәрҗани” Җәмигъ мәчетендә Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте имамнарының утырышы узды. Утырышта мәхәллә эшчәнлегенә кагылышлы мөһим мәсьәләләр һәм ТР мөселманнарының Диния нәзарәте сайлауларына кагылышлы сораулар каралды. 

“Әл-Мәрҗани” Җәмигъ мәчетендә Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте имамнарының утырышы узачак

2017 елның 6 февралендә Казан шәһәренең “Әл-Мәрҗани” Җәмигъ мәчетендә Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте имамнарының утырышы узачак. Утырышта мәхәллә эшчәнлегенә кагылышлы мөһим мәсьәләләр һәм ТР мөселманнарының Диния нәзарәте сайлауларына кагылышлы сораулар каралачак. Утырыш 10.00 сәгатьтә башлана.

 

Әл-Мәрҗани мәчетендә “Имам вазифалары” фәненнән ачык дәрес узды

Әл-Мәрҗани мәчетенең конференц-залында “Имам вазифалары” фәненнән  ачык дәрес узды. Казан ислам көллиятенең директор урынбасары Мансур хәзрәт Мифтяхов көллият шәкертләрен  исем кушу һәм җеназа йолаларының нечкәлекләре белән таныштырды. Шулай ук дәрес барышында Россия ислам институты тарафыннан төшерелгән махсус фильм да күрсәтелде.

 

Мансур хәзрәт Җәләлетдин Ислам мәгарифе советы утырышында катнаша

Бүген Мәскәүдә Россия Ислам мәгарифе советы утырышы башланды. Әлеге җыенда 35 югары һәм урта белем бирү йортларының ректорлары һәм директорлары катнаша.

“Мәрҗаниядән” Казан ислам көллиятенә

“Мәрҗания” мәдрәсәсе Иске Татар бистәсенең мөһим тарихи бинасы булып тора. Хәзерге көндә әлеге бинада Казан ислам көллияте урнашкан.

Бина 1880 елда төзелгән. Заманында бу бинада “Мәрҗәния” мәдрәсәсе була. Дәресләрне мәшһүр татар галиме, тарихчы, хөрмәтле остаз Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗани (1818 - 1889) алып бара. Шиһабетдин хәзрәт уку барышын үзгәртә. Ул дини дәресләрдән тыш дөньяви фәннәр укытуны да кертә. Әлеге мәдрәсәдә Габдулла Апанаев, Салих Сәйдәшев, Мурат Рамзи кебек галим һәм сәнгать эшлекләре дә белем алганнар. Кайбер мәгълүматлар буенча бу мәдрәсәдә бөтен мөселман дөньясында билгеле булган атаклы татар галиме, фикер иясе Муса Җаруллаһ Бигиев та укыган.

Октябрь революциясеннән соң әлеге бина совет хакимияте тарафыннан тартып алына һәм коммуналь торакка әйләнә, ә соңынннан бөтенләй ташландык хәлдә кала. Әлеге тузып беткән корылманы яңадан торгызу өчен, аны җимереп бу урында яңа бина төзү зарури була. Ләкин Әл-Мәрҗани имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин, корылманың тарихи кыйммәтен истә тотып, әлеге бинаны төзекләндерү кирәк дигән фикер белдерә. Тарихи йөзен саклап калган бинада, 2003 елдан башлап Казан ислам көллияте эшләп килә.

Казан ислам көллияте китапханә фондын тулыландырды

Казан ислам көллиятендә 2003 елдан, әлеге уку йорты ачылганнан бирле, китапханә эшләп килә. Көллият җитәкчелеге аны тулыландыру һәм баету өчен зур тырышлык куялар. Китапханәдә тематик яктан төрле китаплар урын алган. Укучылар монда ислам турында, дин тәгълиматы, аның тарихы, ислам дине галимнәре хезмәтләре белән таныша алалар. Шулай ук китапханә фондында Россия тарихы, матур әдәбият, Исламның Россиядә һәм дөньяда тоткан урыны турында төрле фәнни конференцияләр материаллары бар.

Китапханәдәге китаплар эчтәлекләре белән генә аерылып тормыйлар. Фондның күпчелеген татар һәм урыс телле китаплар хасил итә. Гарәп телле китаплар да күп, шулай ук китапханәдә начар күрүчеләр һәм сукырлар өчен Брайль әлифбасы белән язылган китаплардан махсус киштә дә булдырылган.

“Зәкят” Хәйрия фондының җитәкчесе Әл-Мәрҗани мәчетендә җомга вәгазен алып барды

Бүген “Зәкят” хәйрия фонды җитәкчесе Ирек хәзрәт Җиһаншин Әл-Мәрҗани мәчетендә җомга вәгазен алып барды. Җомга вәгазенә килгән мөселманнарга ул зякәт бирүнең мөһимлеге һәм аның башка нечкәлекләре турында бәян итте.

Битләр