Яңалыклар

"Мәрҗания" үзенә чакырып кала

Дәхи Аллаһуның кодрәтенә дәлилләрдәндер сезнең өчен Аллаһуның үзегездән хатыннар яратмаклыгы, чөнки Һава Адәмнең кабыргасыннан халык ителде, ул хатыннар белән өлфәтләнеп бергә яшәвегез өчен, дәхи ир белән хатын арасында дуслык һәм мәрхәмәтлек кылды, әлбәттә, Аллаһуның бу эшләрендә фикерли белгән кешеләр өчен гыйбрәт бардыр. (Коръән, Рум сүрәсе, 21.)

Әл-Мәрҗани Җәмигъ мәчете каршында эшләп килүче “Мәрҗания” хатын-кызлар үзәге гүзәл затларыбызны йога, фитнес, көнчыгыш биюләре буенча курсларга, шулай ук косметологик процедуралар, массаж бүлмәләренә чакырып кала.

Барлык гүзәл затларны Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 24нче йорт адресы буенча көтәбез. Өстәмә мәгълүматны 225-09-25 номерына шалтыратып белә аласыз. 

Татарстанның беренче казые Габделхак хәзрәт Саматов турында фильм төшерәләр

Күренекле мөселман эшлеклесе, Татарстанның баш мөхтәсибе, баш казые Габделхак хәзрәт Саматов турында ТР мөселманнары Диния нәзарәте фильм төшерә башлады.

Габделхак хәзрәт Саматов 1930 елның 12 октябрендә Аксубай районының Иске Ибрай авылында туган. Балачактан ук дини гыйлемгә омтылган. Совет чорының танылган Ислам галиме Габделхак хәзрәт Садыйковтан дәресләр алган. Анда укуын тәмамлагач, Габделхак Саматов Бохарадагы “Мир-Араб” мәдрәсәсенә белем алырга киткән. Мәдрәсәне тәмамлагач, Татарстанның Әлмәт һәм Чистай шәһәрләрендә эшләгән, Ислам кабул ителүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәгә нигез салучыларның берсе булган. Габделхак хәзрәт Саматов 1992 елда - Татарстанның баш мөхтәсибе, 1998 елда корылтайда республиканың Баш казые итеп сайлана һәм 2006 елга кадәр эшли.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең мөхтәсибәтләре эшчәнлеге буенча медиактивлык рейтингы

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең мөхтәсибәтләре эшчәнлеге буенча медиактивлык рейтингының чираттагы бәяләмәләре билгеле булды. Әлеге атнада Казан мөхтәсибәтләре арасында беренчелекне Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте яулады. Ә Татарстан районнары буенча беренче урынга Аксубай мөхтәсибәте лаек булды. Әлеге урыннар muhtasibat.tatar сайтында алып барылган медиа эшчәнлектән чыгып билгеләнә.

Болгарда Коръән мәктәбе узачак

26-29 гыйнвар көннәрендә "Мөселман яшьләре форумы" кысаларында Болгарда кышкы Коръән мәктәбе узачак.

2017 елда хәзерге татар телендә язылган Коръән Тәфсире басылып чыгачак

2017 елда басылып чыгачак татар телендә язылган Коръән Тәфсире әлеге елның мөһим вакыйгасы булачак диләр. Бу басма 2017 ел ахырында дөнья күрергә тиеш. Хәзерге вакытта татар телле 6 Коръән Тәфсире бар. Әмма Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтүе буенча: "Аларның барысы да аңлаешлылыгы ягыннан катлаулы һәм авыр кабул ителә", - ди.

"Балалар" сабыйлар үзәгендә кытай телен өйрәтә башлыйлар

"Балалар" сабыйлар үзәгендә кытай телен өйрәтә башлыйлар. Беренче кереш дәрес, 24 гыйнвар көнне 15:00 сәгатьттә узачак. Әлеге курс 3-7 яшьлек балалар өчен оештырыла. Сезне К.Насыйри урамы, 24нче йорт, "Балалар" сабыйлар үзәгендә көтеп калабыз. Тулырак мәгълүматны 89046656159 номерына шалтыратып белә аласыз.

Мәрҗани мәчетендә Муса Җәлилгә багышланган ачык дәрес узды

Татар халкының бөек улы, патриот-шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил тууының 111 еллыгы якынлашуы уңаеннан Әл-Мәрҗани мәчетенең конференц-залында шагыйрьнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган ачык дәрес узды. Казан ислам көллиятнең татар теле һәм әдәбият укытучысы Гөлнур Гатауллина көллиятнең 2нче курс шәкертләрен Муса Җәлилнең тормыш биографиясе, шигырьләре белән таныштырды. Шулай ук дәрес барышында махсус слайдлар да күрсәтелде.

“Вәлибай” үзенә чакыра

Хөрмәтле Казанлылар һәм башкалабыз кунаклары, барыгызны да яңа хәләл “Вәлибай” ресторанына чакырабыз. Сезнең өчен татар, көнчыгыш, европа һәм япон кухнясы ризыклары тәкъдим итәбез. Барыгызны да Ш.Мәрҗани урамы, 16нчы йорт адресы буенча көтеп калабыз.

Казан ислам көллиятендә өстәл теннисы буенча ярыш узды

Казан ислам көллиятендә шәкертләр арасында көллият беренчелеге өчен өстәл теннисы буенча ярыш узды. Ярышта 15 студент көч сынашты. Көндәшләр үзара бер җиңелүгә кадәр уйнадылар. Нәтиҗәләр түбәндәгечә чыгарылды: 
1 урын – Нуретдинов Хәйрулла; 
2 урын – Госманов Мәхмүт; 
3 урын – Нәбиев Айнур. 
Җиңүчеләр кубок, медаль һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.

Мансур хәзрәт Җәләлетдин Казан ислам көллияте шәкертләренә түбәтәйләр бүләк итте

Әл-Мәрҗани Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин Казан ислам көллияте шәкертләрен укуның икенче яртыеллыгы башлануы белән котлады. Һәм шәкертләргә әлеге көннең истәлеге итеп татар түбәтәйләре бүләк итте.

Битләр