Яңалыклар

29 декабрьдә Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәтенең утырышы узачак

2016 елның 29 декабрендә Казан шәһәренең “Әл-Мәрҗани” Җәмигъ мәчетендә Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте имамнарының утырышы узачак. Утырышта 2016 елда башкарылган эшләр буенча гомуми хисап бирү һәм 2017 ел өчен план раслау каралган. Утырыш 10.00 сәгатьтә башлана

 

"Балалар" сабыйлар үзәгендә аниматор чыгыш ясады

Әл-Мәрҗани Җәмигъ мәчете комплексында эшләп килүче "Балалар" сабыйлар үзәгендә, үзенең кызыклы һәм мавыктыргыч программасы белән аниматор чыгыш ясады. 

Мәрҗани мәчетенең имам-хатыйбы Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсенә 25 еллык юбилейлары белән котлады

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсенә - 25 ел. Шушы тантаналы чарада Казанның имам-мөхтәсибе, әл-Мәрҗани Җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин мәдрәсенең ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншинга истәлекле бүләкләр тапшырды.

Әл-Мәрҗани мәчетендә Лекотека ачылышына багышланган тантаналы чара узачак

2016 елның 26 декабрендә 14:00 сәгатьттә Әл-Мәрҗани Җәмигъ мәчетендә (Каюм Насыйри урамы, 17 йорт) Лекотека ачылышына багышланган тантаналы чара узачак. Әлеге кичәдә ТР Президент Аппараты, ТР Диния нәзарәте, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәренең Башкарма комитеты вәкилләре һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашуы көтелә.

Инде алдан хәбәр иткәнчә, “2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча ТР дәүләт программасы” кысаларында ТР Министрлар Кабинеты иҗтимагый оешмаларга ярдәм итү максатыннан грантлар бирү карарын чыгарды. Конкурста Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Ислам мәдәният үзәге дә лекотека проектын тәкъдим итеп грантка лаек булды.

Лекотека – сәламәтлекләре чикләнгән һәм төрле генез тайпылышлары булган балаларга һәм шуларны тәрбияләүче ата-аналарга ярдәм итү максатыннан махсус җиһазландырылган бүлмәдән гыйбарәт. Проект авторлары сөйләвенчә, лекотека беренче чиратта сөйләм коррекциясендә тайпылышлары булган һәм коммуникатив системадагы проблемаларны дәвалауны күздә тотып эш итәчәк.

Казанда Каюм Насыйриның “Мифтах әл-Коръән” фәнни хезмәте тәкъдим ителде

20 декабрь көнне Татарстан Республикасы Милли музеенда мәшһүр татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның (1825-1902) уникаль һәм моңа кадәр билгесез булган фәнни хезмәтенә нигезләнгән китап тәкъдим ителде. Биредә “Мифтах әл-Коръән” кулъязма китабы – мөселман дөньясындагы Изге Коръәннең беренче белешмәлек-конкордансы турында сүз. Аның 130 елдан соң табылуы ук та үзенә күрә фәнни ачыш булып тора.

Көнбатыш Коръән белемендә андый хезмәтнең беренчесе танылган немец ориенталисты Густав Флюгель тарафыннан төзелеп, 1842 елда Германиядә басылып чыккан, икенчесен Россия шәркыять белгече Мирза Камем-бек төзегән һәм ул 1859 елда Россиядә дөнья күргән.

Татар галиме Каюм Насыйри үзенең конкордансын, дүрт ел тырышып эшләгәннән соң, 1886 елда төгәлләгән. Аны ул үзенең фәндә тырышып эшләгән хезмәт җимеше дип бәяләгән.

Гыйльми һәм дини җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим ителгән “Мифтах әл-Коръән” ике томлык басма рәвешендә, беренчесе – танылган шәркыять галиме И.Ф.Готвальдның шәхси китапханәсеннән Коръәннең1861 елгы Казан басмасы факсимиле, икенчесе - “Калям Шәриф” кулъязмасы факсимиле. Әлеге хезмәт хәтта безнең көннәрдә дә сенсацион санала һәм мөселман фәне өчен дә, исламны, шәрыкны фәнни яктан, тулаем фән тарихын өйрәнүчеләр өчен дә үзенең актуальлеген, кыйммәтен саклый.

 

Әл-Мәрҗани Җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең күчмә Пленум утырышында катнашты

19 декабрь көнне Әлмәт мөхтәсибәтендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең күчмә Пленум утырышы үткәрелде. Әлеге чара 2016 елда алып барылган дини эшчәнлеккә йомгак ясау, алдагы елга ниятләрне барлау булып торды. Җыелыш Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә барды.  Пленум утырышында Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәтеннән имам-мөхтәсиб, Әл-Мәрҗани Җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы  Мансур хәзрәт Җәләлетдин катнашты.

Әл-Мәрҗани Җәмигъ мәчетендә Мәүлид ән-Нәби бәйрәме узды

Бүген Әл-Мәрҗани Җәмигъ мәчетендә, Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.)нең туган көне уңаеннан, Мәүлид ән-Нәби бәйрәме уздырылды. Бәйрәм чарасы Казан ислам көллияте, Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте һәм Әл-Мәрҗани Җәмигъ мәчете каршында эшләп килүче хатын-кызлар курсларында белем алучылар белән берлектә оештырылды.

https://youtu.be/IZHF0ah7g3s

 

 

 

 

"Таян Аллага" дини әдәби конкурсына әсәрләр кабул итү дәвам итә

Октябрь аенда ТР МДН һәм РИИ тарафыннан яшь татар язучыларын барлау, аларга булышлык итү, шулай ук татар телен һәм әдәбиятын популярлаштыру максатыннан «Таян Аллага» конкурсы игълан ителгән иде. Аның беренче этабы тәмамланырга санаулы көннәр калып бара.

Конкурс 3 этапта уза.

Эшләр  2017 елның 31 гыйнварына кадәр кабул ителә. Жюри әгъзалары җиңүчеләрне 31 мартка кадәр ачыклаячак. Иң яхшы эшләрнең авторларын бүләкләү май аена планлаштырыла. Конкурста 10 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге Россия гражданнары катнаша ала.

Катнашучыларның профессиональ рәвештә әдәби һәм журналистика эшчәнлеге белән шөгыльләнмәве мөһим шарт булып тора.

Җиңүчеләр шигърият, проза, драматургия һәм публицистика номинацияләрендә бүләкләнәчәк. 

Иҗат эшләрен җибәрү өчен почта:  tatarkonkurs@mail.ru

Конкурсның нигезләмәсе: http://kazanriu.ru/Tayan%20allaga%202016%20polojeniye.pdf

 

Битләр