Коръән уку әдәбе

Коръән уку әдәбе

“Коръәнне үзегезнең тавышыгыз белән бизәгез”.

1. Коръән укучы кешенең тәһарәтле булуы лазем. Киеме дә чиста булу тиешле, шулай ук мисвәк (теш чистарту өчен үзенә бер төр агачтан ясалган таякчык) һәм хушбуйлар (ислемайлар) куллану яхшы. Галидән (р. г.) тапшырыла, Пәйгамбәребез (с. г. в.) болай дигән:

و عن علي رضي الله عنه قال: قال رسول الله صلي الله عليه و سلّم: اِنَّ اَفْوَاهَكُمْ طُرُقٌ لِلْقُرْاَنِفَطَيِّبُوهَا بِالسِّوَاكِ
 

“Хакыйкатьтә, сезнең авызларыгыз – Коръән юллары, шуңа күрә аны (авызыгызны) мисвәк белән чистартыгыз”.

2. Коръән уку өчен йөзең белән Кәгъбәгә таба юнәлергә кирәк.

3. “Тәхият” торышында утыру мәгъкуль (лаеклы).

4. Көнлек уку күләменә килгәндә исә, әлеге мәсьәлә буенча галимнәр тормышыннан күпләгән мисаллар китерергә мөмкин. Мисал өчен, имам Шәфигый һәм Салих ибне Кыйсан рамазан ае җиткәндә бар Коръәнне көненә икешәр тапкыр укып чыккан. Имам Нәвавиның “Әл-Әзкар” китабында Ибне Кәтибнең Коръәнне көндезләрен һәм төннәрен дүртешәр тапкыр укып чыкканлыгы әйтелә. Галимнәрнең кайберләре Коръәнне аена бер тапкыр укып чыккан.

 

عن عبد الله بن عمرٍو رضي الله عنه قال رسول الله صلي الله عليه و سلّم: لَمْ يَفْقَهْ مَنْ قَرَاَالْقُرْاَنَ فِي اَقَلِّ مِنْ ثَلاَثٍ
 

Габдуллаһ ибне Әмирдән (р. г.) тапшырыла, Пәйгамбәребез (с. г. в.) әйткән: “Коръәнне шул кеше аңламады ки, кем аны өч көннән дә кимрәк укыды”.

Имам Гыйракый бу мәсьәләгә карата болай дип әйткән: “Югарыда китерелгән хәдис күп кенә хәдис җыентыкларына кергән. Аның мәгънәсе шуннан гыйбарәт ки, әгәр кем дә булса бар Коръәнне өч көннән дә кимрәк вакыт аралыгында укып чыкса, ул аны яхшылап аңлый алмаячак, чөнки аның, тиз укуы сәбәпле, Коръәнне аңларга (мәгънәләренә төшенер өчен) вакыты булмаячак. Әмма бу Коръәнне өч көннән дә азрак вакыт эчендә укып бетергән кеше ярамаган эш эшләгән дигәнне аңлатмый, безгә кадәр Госман ибне Гаффан, Тамими Дари, Сәед ибне Җүбәйр (Аллаһ алардан разый булса иде) кебек күренекле шәхесләр бар Коръәнне намазның бер рәкәгатендә укып бетерүләре турында хәбәрләр безгә кадәр килеп ирешкән бит”.

“Бөстанел-Гарифин” китабында имам Әгъзамнан түбәндәгеләр китерелә: “Аны елына ике тапкыр укып чыксыннар өчен Коръән хакы бар, чөнки Аллаһ Илчесе (с. г. в.) үзенең вафатына бер ел кала Җәбраил галәйһиссәламгә Коръәнне ике тапкыр укыган”.

5. Сыктарга (еларга) тырышу. Коръән тыңлаучы Үзенең дуслары турында Аллаһы Тәгалә Үзе сөйли:

 

وَيَخِرُّونَ لِلأَذْقَانِ يَبْكُونَ
 

(мәгънәсе): “Ахирәткә ышанмаганнарга килсәк, алар өчен әрнетүле газап әзерләнгән” (“Исра (Төнге йөрү, Ягъкуб угыллары)” сүрәсе, 10 нчы аять).

Бер галимнән сораганнар: “Ни өчен без Коръән укыганда сахабәләр (Аллаһ алардан разый булса иде) елаган кебек еламыйбыз?” Ул болай дип җавап биргән: “Бары тик шуның өчен, сахабәләр Тәмуг әһелләре турында укыганда аларның арасында булырбыз дип курыккан, һәм елаганнар, ә без һәрвакыт бу анда кемдер, һич тә без түгелдер дип уйлыйбыз. Ә Аллаһ Илчесенең (с. г. в.) сахабәләре Коръәндә Җәннәт әһелләре турында укыганда, алар: “Без аларга никадәр ерак!” – дип әйткән, аннары күз яшьләре түккәннәр, ә без, Җәннәт әһелләре турында укып, үзебезне инде алар янында кебек хис итәбез”.

6. Әгәр сезнең кеше күрсенгә уку яки башка кешеләргә кыенлыклар тудыру ихтималлыгыгыз булса, Коръәнне әкрен генә, киресенчә булганда – кычкырып укырга кирәк. Аны ашыкмыйча, тукталышлар ясап уку тиешле, хакыйкатьтә, укуның максаты – укылганның күләмендә түгел, ә Коръән аятьләре белән уйлануда.

Динебезгә зур тырышлык куйган Үммә Сәламнән (Аллаһ аннан разый булса иде) Аллаһ Илчесенең (с. г. в.) Коръәнне ничек укуы турында сорагач, ул (Аллаһ аннан разый булса иде) аның кыска паузалар (тукталышлар) ясап, бер аятьне икенчесеннән аерып укуы турында әйтә.

Ибне Габбастан тапшыралар, Пәйгамбәребез (с. г. в.) әйткән: “Мин, бар Коръәнне тиз генә укып чыгуга караганда, “Бәкара” һәм “Әли Гыймран” сүрәләрен акрын, уйга бирелеп укуны күбрәк яратам”.

7. Матур итеп, көйләп уку. Сөекле Пәйгамбәребез (с. г. в.) болай дигән:

 

زُيِّنُوا الْقُرْاَنَ بِاَصْوَاتِكُمْ
 

“Коръәнне үзегезнең аһәңегез (тавышыгыз) белән бизәгез”.

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт СӘМИГУЛЛИН

Татарча