Балалар өчен сәламәтләндерү лагеры

Әл-Мәрҗәни мәчете Россиядә беренчеләрдән булып мөселман балалары өчен ел дәвамында эшли торган лагерь булдыру башлангычы белән чыккан иде. Һәм бу идея Татарстан җитәкчелеге тарафыннан хуплау тапты. 7 яшьтән алып 18 яшькәчә һәм аннан да өлкәнрәкләр өчен мөселман балалары өчен сәдамәтләндерү лагеры ачылышы, ул – татар халкының инде инкыйлабка кадәр үк булган традицияләрен торгызу. Нәкъ менә шул чорда ук һәр мәчет каршында ятимнәр өчен приютлар, балалар бакчалары, сәламәтләндерү лагерьлары эшләп торган.

Балалар, яшүсмерләр өчен мөселман балалар сәламәтләндерү лагеры Казаннан 40 чакрым ераклыкта Югары Ослан районының Ташевка авылы янәшәсендә урнашкан.