Шәкертләр өчен тулай торак

Татар халкында мәчетләр төзү, мәдрәсәләр салу элек-электән үк изге эшләрдән саналган. Заманында Шиһабетдин Мәрҗәни үзе укыткан тарихи Казан Ислам көллияте бинасы да хәйриячеләр ярдәме белән яңадан торгызылды. Биредә шәкертләр өчен уңайлы тулай торак та бар. Көллияттә дәресләр һәм дәрестән тыш чаралар тәмамланганнан соң шәкертләр биредә ял итә, алдагы көн дәресләренә әзерләнә ала. Шулай ук тулай торакта төрле тәрбияви чаралар да үткәрелә.