Хатын-кызлар мәдрәсәсе

Казан мөхтәсибәтенә караган “Зәңгәр” мәчет каршында 2007 елдан бирле кызлар өчен мәдрәсә эшләп килә. Биредә 12 яшьтән адып 18 яшькәчә кызлар ислам дине нигезләрен өйрәнә һәм дини тәрбия ала. Мәдрәсәдә укулардан тыш мөслимәләр катнашында төрле дини-мәдәни чаралар, конкурслар да үткәрелә.

Кызлар мәдрәсәсенә укуларга язылу өчен (843) 293-49-09 телефоны аша язылырга һәм аннан соң мөгалимнәр белән әңгәмәгә килергә мөмкин. Дини белем һәм тәрбия алырга рәхим итегез!

Безнең адрес: Казан шәһәре, Сара Садыйкова урамы, 8 йорт.