Әссәләму галәйкүм, кадерле дустым! Мәрҗәни мәчетнең сайтында сине күрергә бик шат!

Әссәләму галәйкүм, кадерле дустым! Мәрҗәни мәчетнең сайтында сине күрергә бик шат!

Әлхәмдү лилләһи раббилгааләмиин, вәлгакыйбәтү лил-мүттәкыйн, вәссаләтү вәссәламү галәә Мөхәммәдин вә галәә алиһи вә сахбиһии әҗмәгыйн.

Җир-күкләрне яратып, күктән сулар яудырып, шуның белән безгә җимешләрен дә ризык итеп тәкъдим кылган, диңгезләрдә дә Үзенең бөек әмере белән йөзүебезгә файдаланыр өчен яратучыга һәм төннәрендә рәхәтләнеп ял итәргә, көндезләрен кәсебебезне кылырга мөмкинлек биргән һәм барча нигъмәтләрен санасаң да исәп-хисабына чыга алмаган Аллаһ Раббыбызга хәмде вә сәнәләр, барча мактау-олугълауларыбыз булса иде.

Аллаһы Тәгаләнең хабибе һәм илчесе, бөтен дөньяга рәхмәт итеп җибәрелмеш, хак юлга басканнарны сөендерүче, аннан тайпылганнарга кисәтүче булып, атабыз Ибраһим галәйһиссәламнең нәселеннән булган хак рәсүле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салаллаһу галәйһи вә сәлламгә хәер дога, сәламнәребез, күңелләребездән салават шәрифләребез булса иде.

Сез гүзәл Казаныбызның иң бай тарихлы, шанлы да, данлы да тарихларны Аллаһының рәхмәте белән үтеп, бүгенге көнгәчә эшчәнлеген алып барган Әль-Мәрҗәни Җәмигъ мәчетенең рәсми сайтында. Бүгенге көндә мәчет тулы бер ислам-агарту комплексын эченә ала. Аң-белем, мөселманнарны хак юлга күндерү, дини агарту, хөйриячелек белән бергә мәчет милли-мәдәни мирас ядкаре буларак, туризм эшчәнлеген дә алып бара. Сез шушы комплес биләмәсендәге тарихи биналар, аларның эшчәнлеге белән таныша аласыз. Моннан тыш мәчет мөселманнарның төрле дини йолаларын, гореф-гадәтләрен башкара. Алар хакында тулы мәгълүматны шушы сайтның аерым бүлекләрендә алырга мөмкин. Эшләгән эшләребез барысы да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә булып, халкыбызга файда китерсен иде. Әль-Мәрҗәни ислам комплексына, мәчетебезгә рәхим итегез!

Мөхтәрәм газиз кардәшләрем! Тирә-ягыбыздагы кешеләргә, туганнарга, күршеләргә игътибар итик. Әгәр дә арабызда мохтаҗлар булса, аларны үзебезнең ярдәмнән мәхрүм кылмыйк.

Аллаһ Сөбханәһү вә Тәгалә жөмләбезгә дә саулык-сәламәтлек, тормышыбызга хәер-бәрәкәт бирсен, кылган гамәлләребез Аллаһ ризалыгына, милләтебез һәм ватаныбызның файдасы, якты киләчәге өчен булсын. Һәрберебез, гаила башлыгымы, дин башлыгымы, хөкүмәт башлыгымы, нинди генә вазифаны башкармыйк, һәрбер эшебез кардәшләребезнең хәер-догаларына лаек булса иде. Бабаларыбыз, әбиләребез иң авыр вакытта да, яшерен булса да, гыйбадәтләрен кылдылар, әле кайчан гына хәтта каберлекләрдә качып гаетләрен укыдылар. Алар динне, авыр вакытта саклап калып, безгә тапшыра алдылар. Рухлары шат булсын! Ә бүген бит Татарстанда ирек, зур мөмкинлекләр вакыты, шуның кадерен белсәк иде. Шулардан акыл белән, бердәмлек күрсәтеп Аллаһ ризалыгы өчен, халык мәнфәгате өчен хезмәт итәргә насыйп әйләсен.

Жөнабел Хак, һәрберебезга тәүфыйк, һидаять бир! Ялгыш юлдан киткән кардәшләребезгә хак юлны табарга ярдәм ит! Аллаһ ризалыгын өмет итеп, мәчет-мәдрәсәләребез өчен китергән хәер-сәдакаларны кабуллардан кыл. Укылган никахларны кабул кылып, дөньяга киләчәк балаларны иманлы итеп тәрбияләргә насыйп әйлә.

Илләребезгә хәерле иминлек, бәрәкәт бир! Тынычлык өчен тырышучы юлбашчыларыбызга уңышлар, сабырлыклар насыйп әйлә!

Раббыбыз, безне шушы дөньяда гына рәхәттән чикләмичә, ахирәттә дә вәгьдә иткән җәннәтләрне насыйп ит, газап утыннан, жәһәннәм утыннан безне сакла!

Иң изге һәм самими теләкләр белән, Казанның имам-мөхтәсибе, Әл-Мәрҗәни мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин