Казан шәһәрендә Шигабетдин Мәрдҗәнигә һәйкәл куелачак!

Казан шәһәрендә Шигабетдин Мәрдҗәнигә һәйкәл куелачак!

Казан шәһәрендә бөек татар имамына, тарихчысына Шигабетдин Мәрдҗәни хазрәтләренә һәйкәл куелачак. Бу турыда мөһтәсибләр белән эшләү буенча мөфти урынбасары, "Вакф" фондының генералҗ директоры Мансур хазрәт Җәләлетдин хабәр итте.

Һәйкәл Шигабетдин Мәрдҗәни урамында, Иске-Татар бистәсендә, Мәрдҗәни мәчете янында куелачак.

- Памятник планируем открыть летом. Сейчас мы занимаемся благоустройством территории, - сказал хазрат, передает «Татар-информ». 

- Һәйкәлне җәй көннәрендә ачырга җыенабыз, хазерге вакытта тирә-як мохитны төзекләндерү белән шогелләнәбез,- диде Мансур хазрәт.

Исегезгә тошереп үтәбез, Татарстан Республикасы Диния Назәрате 2018 елны Шигабетдин Мәдҗәни елы дип игълан иткән иде.