Бөеклеккә юл

Бөеклеккә юл

Мәшһүр татар галиме, тарихчы, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗани. Бөеклек, даһилык аның гомерлек юлдашы. Әмма Мәрҗани чын күңеленнән дингә бирелгән шәхес буларак, Аллаһы Тәгаләнең генә бөек булуына инанган. Ә аныңча кеше – тормыш елгасында агып баручы бары тик салам бөртеге генә...

Шиһабетдин – әти-әнисенең беренче баласы. Ул шат күңелле, шук малай булып үсә. Әмма аңа биш яшь тул­ганда әнисе үлә. Билгеле, бу фаҗига малайга тәэсир итми калмый. Үзе исә әнисенең үлеме аңа бик иртә мөстәкыйль булырга ярдәм итте дип саный.

Мәрҗани үз ише балалар белән уйнаганда шаянлыгы, шуклыгы белән аерылып торган. Төрле төстәге кәгазь­ләрдән битлек ясап, шуны киеп балаларны һәм карчыклар­ны куркытып уйнауга да бик һәвәс булган. Бервакыт шулай битлек киеп урамда йөргәндә, бәләк (валёк) тотып су буена төшүче бер карчык аны җен дип уйлап, куркуыннан бәләге белән малайның башына кундырган. Мәрҗани бу вакыйга­ны искә төшереп: "Күземдә утлар күренде. Башым ярыл­ды дип уйлаган идем, әле дә ярылмаган икән", – дип озак вакыт көлеп сөйләп йөргән. Ә икенче бер вакыт аның башына өйдәге тавыкларның барысын да акка әйләндерү фикере килә. Бу уен тормышка ашыру өчен, чуар тавыклар­га әтәч койрыклары тагып, аларны әтәч дип күрсәтеп суй­дырып бетерә.

Бала-чагаларны утыртып елгада сәфәргә дә чыга әле ул. Әмма ерак китә алмый, бәхеткә үзен олылар күреп ала. Ә "корабы" гади агач ишек була.

Кечкенә Шиһапның шуклыгына тагын бер мисал. Ул агачтан кечкенә генә туп ясап, аны нәзек, кеше күрмәстәй, бер җепнең очына бәйләп, җепнең икенче очын өстәл аягына бәйли торган булган. Аннан бер түгәрәк ясап, "тупны өреп чыгаручыга бүләк бирәм" дип балаларны кызыктырган.

Аның шуклыгы, мөгаен, таза, сәламәт булып үсүеннән киләдер. Чөнки үсмер чагында ук Сабан туенда көрәштә авылның таза ирләрен җиңгән, ә җиңелүчеләр белән башка беркайчан да көрәшмәгән.

Шаянлык шаянлык белән, әмма малайда белемгә омтылу көчлерәк була. Хәреф танырга өйрәнгәч тә, ул әтисенең бай китапханәсеннән китаплар укый башлаган. Тик китапларга әтисе куйган кәгазь кыстыргычларны гына югалткан. Гаилә башлыгы моны малайның чиратта­гы шуклыгы дип уйлап ачулана торган була. Әмма Шиһап качып-посып укуын дәвам иткән.

Бер тапкыр Шиһапның әтисе кешедән үзенә бик кирәкле китап алып тора. Әмма “Тизгә генә биреп торды, күчереп язарга өлгерә алмам инде”, – дип бик уфтанган. Моны ишеткән Шиһап, беркемгә дә әйтмичә, матур почерк, аңлатмалары белән китапны әтисенә кулдан күчереп бирә.

Ул дини белемне Бохара һәм Сәмәркандның данлыклы мәдрәсәләрендә ала. Әле Бохарада укыганда да шаяру­ларын туктатмаган. Бер караңгы кичтә битлек киеп иптә­шен бик каты куркыткан. Теге мескен моны җен дип уйлап һуштан язып егылган. Шуннан соң Мәрҗани бу шаянлыгына бик үкенеп, аны башка кабатламаган.

Шиһабетдин уен-көлкене яратса да, тәвәккәл кеше булган. Аның бу сыйфаты төрле кыенлыклардан чыгарга ярдәм иткән. Бохарада укыган вакытта ул акча җиткерә алмыйча азаплана. Уйланганнан соң, булган акчасын җыеп Троицкидан тауар алып кайта. Аны зур табыш белән сатып, үзенә аерым бүлмә алырга да хәленнән килә, иркен генә, мохтаҗлык күрмичә яши дә башлый. Соңыннан ул Бохарада ничек укуын үзенең шәкертләренә сөйләргә яраткан.

Мәрҗани аз йоклаган, калган вакытны фәнгә, китап укуга, гыйлемле кешеләр белән аралашуга сарыф иткән. Галим аз йоклауның яшь тән өчен бер дә зыянлы түгел, иң мөһиме туклыклы, сыйфатлы итеп ашау дип фикер йөрткән. Шуның өчен дә, Шиһабетдин үзен ашаудан кыс­маган, тәмле ризыклар, мәсәлән, пылау яраткан. Ул мәдрәсәдә укыган вакытта, наркотикларга ияләшмәгәне өчен, һәрчак Аллаһка рәхмәт укыган, чөнки күп кенә татар муллалары бу афәт белән тормышларын бозган­нар.

Мәрҗани мәдрәсәдә укуы тәмамлангач, Казанга кайта, һәм биредә озак еллар уку-укыту, гыйльми эшчәнлек белән шөгыльләнә, 1 нче Җәмигъ мәчетендә имам булып та тора.

Галим горур, мөстәкыйль була, шуңа күрә шактый гына кыенлыклар да күрә. Ул елларда мәчет-мәдрәсәләрне татар байлары тоткан һәм алар җавап йөзеннән үзләренә тиешле илтифат итүне таләп иткән. Әмма Мәрҗани бу таләпләргә буйсынмаган. Казанда шундый гадәт булган: зур бәйрәмнәрдән соң ишаннар һәм муллалар үзләренең хөрмәт, ихтирамнарын бел­дерү өчен иң элек шәһәр полицмейстеры ярдәмчесе Шаһиәхмәт Алкинга, аннан соң татар бае, эшмәкәр, химаяче (спонсор) Ибраһим Юнысов янына барганнар. Ә Мәрҗани мондый ялагайлануларга төкереп бирә, беркем янына да бармый. Моңа эче пошкан Юнысов галим белән очрашкач түзә алмыйча әйтеп куя: "Ярар, миңа килмәсәң дә була, әмма Алкин янына бар. Ул бит хаки­мият кешесе, югыйсә үзеңә кыенлыклар килүе мөмкин". Әмма Мәрҗани Алкин шундый зур кеше булгач, ни өчен әле ул вак-төяккә игътибар бирер икән, дип уйла­ган. Галимнең уйлары рас булып чыккан, ә менә Юнысов белән мөнәсәбәтләре бозылган.

Шиһабетдин һәрчак үз дәрәҗәсен белгән: очрашулар, фәнни әңгәмәләр вакытында аз, ләкин теге яки бу мәсьәләнең асылын ачып сөйләгән. Ул дөреслекне кешенең күзенә бәреп әйткән. Казанның иң гыйлемле илаһият галименә каршы килү башкалар өчен бик кыен булган, әлбәттә. Аннан соң ул эре бәдәнле, физик яктан көчле, егәрле ир-егет тә бит. Шуның өчен дә Мәрҗанинең үз тарафына әйтелгән тәнкыйть сүзләренә бер дә исе китмәгән, аларны бик җиңел кабул иткән.

Галим заманына күрә бай кеше булган, шуңа да иркен тормыш алып барган. Башкаларга ярдәм итәргә туры килсә, ул бик кайгырган, чөнки әлеге байлык аның хәләл көче белән тупланган бит.

Бер тапкыр кышын аңа туган авылына кайтып килергә туры килә. Моның өчен зур чана кирәк, ә андый чана­ларны бу вакытта үтә байлар гына ясата алган. Чөнки кыйммәт. Танышлары Мәрҗанигә: "Әнә теге байга барып, чананы вакытлыча гына алып тор", – дип киңәш итәләр. Әмма ул үзенчә хәл итә, базарга барып яңаны сатып ала.

Шиһабетдин һәрчак иң кыйммәтле киемнәр генә кигән, нәселле атлар гына җиккән. Ул коллекционер да булган, борынгы китаплар, кулъязмалар, антиквариат сатып алу өчен акчасын жәлләмәгән.

Шулай бервакыт Мәрҗани Корбан бәйрәме көнне мәчеткә затлы тун киеп килә. "Күп белүчеләр" бу аңа 500 сумга төшкән икән дип сөйлиләр. (Чоры өчен коточкыч зур акча!) Барысы да шакката, әле бик бай­ларның да андый кыйммәтле туннары булмый. Шулай да галимне артык һавалы, тәкәббер булуда гаеплиләр. Әмма ул аптырап калмый. "Ахмаклар бит сез! Гади кеше 200 сумлык тун кигәндә, галимнең 500 сумлыгын кияргә тиеш икәнлеген аңламыйсыз. Башкалар 300 сумлык ат җиккәндә, галим кимендә 500 сумлык ат җигәргә зарур. Шул вакытта гына гыйлемлеләрнең кадере була", – дип җаваплый.

Ул берьюлы ике алтын сәгать тагып йөргән, шуны төрттереп шәкертләр аннан вакытны сорасалар, ул: "Вакыт сораганчы китап укыгыз, анда барысы да языл­ган", – дип ачуланып, сүзне икенчегә борган.

Мәрҗани үзенең барча вакытын фәнгә, дингә багыш­ларга тырышкан. Нинди генә эш башласа да, ахырынача башкарып чыгу аның төп максатына әйләнгән. Бер тапкыр ул бер ай эчендә Коръәнне тулысынча укып чыгарга уйлый. Моның өчен аңа биш тапкыр намаз уку гына җитми, ул сүрәләрне мәчеткә йә мәдрәсәгә бар­ганда да кабатлый торган була. Әгәр аять бик озын икән, галим аны кабатлап бетерү өчен махсус рәвештә башка урамнарны да урап барган. Башын иеп йөргәнлектән, ул үзенә очраган бер кешене дә күрмәгән. Шуның өчен дә аны кайберәүләр: "Әллә кем булды инде, сәламгә җавап та бирми", – дип гаепләгәннәр. Алар бу вакытта Мәрҗанинең бары тик үз уйлары белән генә яшәгәнлеген аңламаган. Мондый көннәрдә ул кирәк булган очрашуларны мәчет, мәдрәсә, үз йорты ишеге төбендә билгеләгән, урамда үзен туктатучыларга ачуы чыккан. Аны бары тик урам этләре генә куркыткан, үзе таянмаса да, аларны куып җибәрү өчен һәрвакыт таяк йөрткән.

Башны "сафландыру" очракларында Мәрҗани шәхе­сенә нык игътибарлы булуны таләп иткән. Бу аеруча үзе белем биргән шәкертләргә кагылган. Алар галимне урамда очраткан вакытта туктап аңа сәлам бирергә тиеш булганнар. Ләкин кайбер чая шәкертләр урамда Мәрҗани күренүгә качканнар. Әмма галим аларны күрмиме соң! Ул мондый шәкертләрдән мәдрәсәгә килгәч бик шәпләп "үч" тә алган.

Галим Русия, Якын һәм Урта Шәрык илләре буйлап күп сәяхәт иткән. 1880 елда ул һәр мөселман өчен мәҗбүри булган хаҗ сәфәренә юл тота. XIX гасырда мондый сәфәргә чыгарга бары тик кыю һәм түземле кешеләр генә батырчылык иткән. Күп танылган татар эшлеклеләре бу изге юлга чыгып та, кызганыч, хаҗ кыла алмый калганнар бит. Шагыйрь Аллаһияр Суфи 1713 елда Искәндәриядә вафат була, ә 1812 елда фикер иясе Габденнасыйр Курсави чума авыруыннан Истанбулда үлә. Саный китсәң, андыйлар шактый.

Изге урыннарга юл ерак һәм куркыныч булуга да кара­мастан, бу чорда бабаларыбыз ниятләрен тормышка ашыру өчен бернинди авырлыклар алдында да каушап кал­маганнар. Аларга җәяү дә, атта да, дөядә дә, диңгез аша корабларга утырып та барырга туры килгән.

Мәрҗани дә Казаннан "Вольский" пароходына утырып Түбән Новгородка юнәлә. Аннан поезд белән Мәскәү, Киев аша Одессага килеп төшә. Одессадан Истанбулга бару өчен тагын пароходка утыра. Аннан су юлы белән Мисыр шәһәре Искәндәриягә килә. Бу илне поезд белән урап Сүәешкә җитә, аннан тагын пароходка утырып, Гарәбстанга барып җитү бәхетенә ирешә.

Шиһабетдин Мәрҗани барча мөселман дөньясына ислам дине һәм дөньяви фәннәр буенча мәшһүр белгеч буларак таныла. Ул үзенең күп кенә хезмәтләрен гарәп телендә яза, шуңа күрә Гарәп Шәрыгында аны яхшы беләләр. Ул утыздан артык фундаменталь гыйльми һәм дини трактат авторы, алар бүгенге көндә дә үзенең әһәмиятен югалтмаган.

Мәрҗани Казанда Коръәнне иң яхшы белүчеләрдән саналганлыктан, 1860 елда Диния нәзарәте аңа нәшер ителгән Коръәннәрнең төгәллеген, дөреслеген тикшерү эшен йөкли. Бу шөгыль галимнең күп көчен һәм вакытын алган. Аның күренекле татар галиме Хөсәен Фәезханов белән алышкан хатлары сакланган. Ул 1860 елда Мәрҗанигә болай дип яза:

"Коръәни-Кәримне сез әйткәнчә төзәтеп бастыру кирәк иде. Бу безнең җирдәге Коръәннәр һич ярый тор­ган түгел дип, бер елдан артык бу фикер минем башым­да булган иде.

Коръән-шәрифтән башка китапларны да чагышты­рып төзәтү бик мөшкел эш, дүрт вә биш мәртәбә яхшы фикерләп, укып чыккач та хатадан котылып булмый. Бер мәртәбә бер Коръәнне яхшы итеп бастыргач, икенче вакытта сәләтлерәк шәкертләрегездән бер-икесенә беренче һәм икенче тапкыр чагыштыруны йөкләп, дүртенче мәртәбәсен үзегез кыйлсагыз, ул вакыт җиңелрәк булыр".

Әмма галим бу четерекле эшне үзе генә башкарып чыгарга тырыша. Коръәндә ялгышлар, сүзләр төшеп кал­ган очракларда, ул битләрне үз хисабыннан яңадан басты­ра. Тик Мәрҗани ничек кенә тырышмасын, тырнак эченнән кер эзләүчеләр барыбер табыла, аның вак-төяк ялгышларын күреп тиешле урыннарга хәбәр итеп торалар. Нәтиҗәдә, ул бу мәшәкатьле эштән китәргә мәҗбүр була.

Замандашлары Шиһабетдин Мәрҗанине үз сүзендә нык торучы булудан тыш, бик пөхтә кеше итеп искә алалар. Ул бер генә кәгазьне дә, квитанцияне дә ташламаган, җыеп барган. Һәрвакыт чиста, пөхтә, юылган кием киеп йөргән. Аның өчен эш сәгате төн уртасына кадәр дәвам иткән. Әле төнлә, йокларга яткач башына берәр мөһим уй килсә, сикереп торып теркәп куйган, караңгыда кәгазь таба алмаса, бүлмә диварына язган.

Галим вакытын бушка уздырырга яратмаган. Вак-төяк нәрсәләр белән борчып, игътибарын үзе теләмәгән нәрсәгә юнәлдерергә мәҗбүр итсәләр, ачуы чыккан. Аның йортында еш кына ишектәге йозакны (яңгыр суы эләкмәсен диптер инде) өскә күтәртеп куя торган булалар. Бу хәл Мәрҗанине һәрчак чыгырыннан чыгарган. Ул: "Йозакны җайлап куярга, аңа ачкычны кертү өчен күпме вакыт сарыф ителә", – дип гел канәгатьсезлеген белдергән. Аннан соң ул һәр эшне уң кулы, йә булмаса уң аягы белән башкарырга яраткан. Мәрҗани әңгәмәдәшенең һәрчак уң ягына гына утырган. Кайвакытта аның бу гадәтеннән мәзәк хәлләр дә килеп чыккалаган. Аның бер танышы галим белән ничек итеп ат арбасында барганнарын көлеп искә ала. Мәрҗани гадәттәгечә юлдашының уң ягына утырырга тырышып, чак кына арбаны аудармаган. Алда әйтеп үткәнебезчә, ул таза, нык бәдәнле кеше булган.

Мәрҗанине дингә бик нык бирелгән шәхес итеп искә алалар, фарыз намазларны өйдә түгел, ә мәчеттә укырга яраткан. Ул яшьрәк чакта, башкалар кебек үк, ястү намазын уку мөһим түгел, чөнки урта полосадагы табигать шартлары Гарәбстанныкы белән туры килми дип санаган. Казанның күп кенә имамнары (шулай ук Шиһабетдинның әтисе дә) бу намазны укымаганнар. Мәрҗани зур ялгыш җибәргәнлеген соңыннан – тирән гыйлем туплагач кына аңлаган. Шуңа да яшьлек хатасын төзәтү өчен ястү намазын өстәмә итеп укыган. Шулай тырыша торгач, Аллаһ каршында үз бурычын үтәп тә өлгергән.

Берчак аңа каты авырып урынга ятарга туры килә. Әмма терелгәч, укый алмаган намазларының барысын да укыган. Бу мисаллар аның дингә чын күңелдән бирелгән булуын раслый.

Мәрҗани күп хезмәтләрен гарәп телендә язса да, татар телен бик каты ихтирам иткән. Шәкертләрнең татарча бозып сөйләшүләрен бер дә ярат­маган. Мондый очракларда ул (бик нык ачуы килеп): "Тел бетү – милләт һәм дин бетүдер", – дип әйткән.

Тарихчы буларак, галим татарларның үз дәүләтләрен саклый алмау сәбәпләре хакында нык уйланган. Идел Болгарстанының юкка чыгуын ул эчке ыгы-зыгыларда һәм монголларның илне басып алуында күргән. Татар дәүләтчелегенең юкка чыгуында, аның фикеренчә, татарларның эчке эшләренә урысларның даими рәвештә тыкшынулары зур роль уйнаган.

Шиһабетдин Мәрҗани өч тапкыр өйләнгән булса да, гаилә аның өчен икенче урында гына торган. Ул бөтен күңелен Аллаһка һәм фәнгә багышлаган. Галимнең гаиләсендә улы, ике кызы һәм ике хатыны була. Улын үз эшләренең дәвамчы­сы итеп күрә, аңа дини белем бирә, Истанбулда укыта, мулла һәм мөдәррис итә. Әмма Мәхмүд психик сырхау белән авырый башлый, башлаган эшләрен дәвам иттерә алмый­ кала.

Киеренке хезмәт һәм картлык галимне нык йончыта. Ул соңгы елларында каты авырый башлый. Аны ашказаны чире җәфалый, нык ябыга, көчсезләнә. Замандашлары аны кабергә керткән бу чирнең сәбәбен Мәрҗанинең артык күп ашавыннан күрәләр. Әмма үлем түшәгендә ятканда да ул фән турында уйлана. Галим бөтен көчен "Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар" ("Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр") дигән саллы тарихи хезмәтен төгәлләп калдырырга сүз бирә. Үзе яза алмагач, китабының ахыргы өлешләрен шәкертләренә әйтеп торып яздыра, әгәр дә үлеп китсә, үз стиленең саклануын сорый.

Мәрҗани 1889 елның 18 апрелендә 74 яшендә вафат була. "Аллаһу раббәнә вә раббу-л-галәмин, билләһи әмире җәмигыйн" ("Аллаһы Тәгалә безнең хуҗабыз һәм Галәмнәр хуҗасы, барчага әмер итүче"). Бу – галимнең үлем алдын­нан әйткән соңгы сүзләре.

Кечкенә шаян малай милләтебез күгендә йолдыз булып балкучы бөек галим йөзендә һәр татарның күңеленә кереп кала. Илаһият өлкәсендә әле хәзергә кадәр Шиһабетдин Мәрҗани белән тиңләшерлек галимнең, кызганыч, булганы юк. Конференцияләрнең берсендә танылган галим, сүрияле Тәүфыйк Ибраһим Татарстан Фәннәр ака­демиясе бинасында болай дигән иде: "Мин үземнең чыгышымны гарәпчә дә укый алам, әмма укымыйм, чөнки биредә бу телне миннән дә яхшырак белгән Мәрҗани рухы бар".

Азат АХУНОВ,

филология фәннәре кандидаты,

Казан (Идел буе) федераль университетының Шәрыкны өйрәнү һәм халыкара мөнәсәбәтләр институты доценты

Татарча