Габдулла Тукайны искә алу дәресе!

Габдулла Тукайны искә алу дәресе!

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 132 ел.

Бүген Казан шәһәренең Мәрҗәни мәчетендә шул чарага багышлап Казан ислам көллияте шәкертләре белән, көллиятнең татар  теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнур Габбас кызы җитәкчелеге астында ачык дәрес узды. Дәрес барышында шәкертләр яраткан шагыйребезнең тормыш юлын, иҗатын искә тошереп, шигырьләрен укып үттеләр.