Казанның тарихи урыннарын бергәләп торгызабыз!

Казанның тарихи урыннарын бергәләп торгызабыз!

Аллаһ тәгалә ризалыгы белән, безнең тарафтан, Мәрҗәни җәмиг мәчете комплексы тарафыннан, Мансур хазрәт Җәләлетдин җитәкчелеге астында Казан шәһәренең иске татар бистәсендә күбесе тарихи биналар торгызылды һәм яңартылды. Бу биналарны төзү безнең өчен бик мөһим. Чөнки, ошбу тарихи урыннарда безнең татар халкыбызның, Казан шәһәребезнең тарихы, гореф-гадәтләре саклана һәм бүгенге көндә яшь буынга ул әйберләрне күрергә һәм онытмаска ярдәм итә. Сезнең игътибарыгызга Каюм Насыри урамының 11 нче йортын тәкъдим итәбез. Бу бина тулысынча 2013 елда төзелеп бетте.