Татар теле курслары тәмамланды

Татар теле курслары тәмамланды

Кичә Мәрҗәни мәчетендә Казан ислам көллияте тарафыннан оештырылган “Татар теле” курсларының соңгы дәресе булды. Быелгы уку елына курслар үз эшләрен тәмамладылар. Курсларны тулысынча үтүче шәкертләребезгә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Борһанов Рафис Тимерхан улы белән бергә “Татар теле” курсларын үтү турында шәһадәтнамләр тапшырдык.